Кукмарада хоккей сезоны тәмамлана

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
“Олимп” боз сараенда 1996 елда туган һәм аннан яшьрәк үсмерләр арасында хоккей уеннары булды. Укучыларның язгы каникуллары вакытында үткәрелгән әлеге турнирда 6 команда катнашты. Финалга чыгу өчен көрәш киеренке барды. Нәтиҗәдә “АвтоХАН” сәүдә үзәге Һәм “АК БАРС иминиятләү” җәмгыяте билгеләгән Кубокны Кукмара поселогы мәктәпләре укучыларыннан торган “Олимп” командасы отты. Икенчегә - Зур Сәрдек, өченче урынга Чишмәбаш командалары чыкты. Мәмәшир, Вахит, Сәрдекбаш авыллары командалар да җиңүгә зур омтылыш күрсәттеләр.

Уенчыларга бүләкләрне “АК БАРС” иминиятләү җәмгыяте директоры Гафур Мөхәррәмов һәм спорт ветераннары клубы җитәкчесе Артур Зәкиевлар тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International