Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесендә Кукмара № 4 урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаянова Лилия Заһит кызы "Иң гыйлемле ана теле укытучысы" номинациясендә җиңү яулады

2014 елның 31 марты, дүшәмбе

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган "Туган тел" мастер-класс бәйгесендә Кукмара поселогы 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гаянова Лилия Заһит кызы "Иң гыйлемле ана теле укытучысы" номинациясендә җиңүче булды. Аңа Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттахов имзасы белән диплом тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International