Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде

2014 елның 31 марты, дүшәмбе
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакта барган эшләр, хәл ителәсе бурычлар турында сөйләшенде. Авыл хуҗалыгында бүген язгы кыр эшләренә әзерлек бара: тагылма машиналар агрегатлаштырыла, чәчү нормасына көйләнә. Шулай ук орлыкларны җылыту, агулау өчен кирәкле техниканы сафка бастыру да мөһим. Терлекчелектә исә кышлату чорын уңышлы тәмамлау, продукция җитештерүне, маллар санын арттыру бурычы тора. Бүгенге көндә районыбыз көн саен дәүләткә 147 тонна сөт сатып, республикада өченче урында бара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International