Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Туган як сукмаклары буйлап
2014 елның 1 апреле, сишәмбе
29 март көнне “Кояшкай” социаль приютында “Туган як сукмаклары буйлап” дип аталган конкурс-сәяхәт үткәрелде. Залга табигатькә һәм аның язмышына карата битараф булмаган балалар җыелды. Алар җәнлекәр, кошлар, туган ягыбызның үсемлекләр дөньясы турында сөйләштеләр. Уен табигать дөньясына сәяхәт булды. Конкурс барышында балаларга җиңел булмаган табышмаклар әйтелде. Кемнәр хайваннар белән күбрәк кызыксына, шулар табышмакларны тизрәк чиштеләр, чөнки зоологик типтагы табышмаклар бирелгән иде. Беренче конкурс “Безнең кошларыбыз” дип аталган блиц-турнир иде. Кошлар безнең тирәбездә яшиләр, ләкин без алар турында бик аз беләбез.
Икенче конкурс “Бу кош кайсы әкияттән?” дип аталган мини-викторина булды. Ел саен туган ягыбызга ямьле яз килә. Кошлар туган якларына әйләнеп кайта. Кош көннән-көн җылырак, яктырак була бара. Өченче конкурс “Кояшны төзе” дип аталды.
Г.Х. Андерсен “Яшәр өчен безгә кояш, ирек һәм кечкенә чәчәк кирәк” дип язган. Чыннан да, чәчәчкләр безне гомер буе озата баралар: туган вакытта каршы алалар, туйда сөендерәләр, картлыкта юаталар. Өйдә дә, эштә дә, язда да, суыкта да – алар кирәк. Аларның матурлыгы безгә көч бирә, юата. Балалар белән чәчәкләр турында да сөйләштек, туган як табигате турында күбрәк белгән саен, аңа карата сакчылрак була барабыз бит. Алдагы конкурс “Бу нинди чәчәк?” дип аталды.
Без табигатьне еш кына могҗизалы дип атыйбыз. Чыннан да ул табышмаклар һәм серләр белән тулы... Могҗизалы табигатьтә кунакта булып, җәнлекләр, балыклар, бөзәкләр турындагы сорауларга җавап биреп, анаң серләрен ачарга тырыштык. Аннан соң балалар актерлык осталыкларын күрсәттеләр. Патомимо рәвешендә төрле җәнлекләрне күрсәттеләр.
Шуның белән безнең табигатькә булган сәяхәтедез тәмамлнды. Бу сәяхәттән соң балаларкошлар һәм хайваннар дөньясы белән күбрәк кызыксынырлар, кошларның сайрауларын игътибарлырак тыңларлар дип ышанып калабыз.
Абдулахатова Ф.Г.
“Кояшкай” социаль приюты тәрбиячесе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Чишмәбаш клубында шашка турниры узды
Чишмәбаш авылында (758 кеше яши) «Мәдәният» милли проекты буенча заманча клуб төзелде. Күптән түгел монда шашка уены узды — балалар кызып хәрәкәтләрне уйлап, стратегияләрне тикшерде.
Кукмара Үзәк балалар китапханәсендә язучы Лилия Гыйбадуллина белән очрашу узды
С.В. Михалков исемендәге китапханәдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән иҗат очрашуы булды. Кичәнең темасы — «Туган телне сайламыйлар, ул бездә берәү» — «Гаилә» милли проекты кысаларында балаларны һәм ата-аналарны бергә җыйды.
7
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз