Язгы каникуллаа чорында “Кояшкай” приютында тәрбияләнүче балаларны китапханәгә чакырдылар. Югары яшьтәге балалар “Чишмәләрнең тереклек көче” дип аталган экологик сәгатьтә катнаштылар, “Тереклек суы” дип аталган 3D форматында фильм карадылар. Лилия Гарипова балалрны суның искиткеч табигате, матурлыгы, файдасы белән таныштырды. Нурия Гайнетдтнова кече яшьтәге балалар белән “Изгелек белән кагыл миңа” дип аталган этика дәресе үткәрде. Китапханәдә балалар өчен якты истәлекләр, куңелле мизгелләр күп булды. Алга таба мондый очрашулар ешрак булыр дип ышанып калабыз.