Бүген район мәдәният йортында участок сайлау комиссияләре өчен укулар оештырылды

2014 елның 1 апреле, сишәмбе
Бүген район мәдәният йортында участок сайлау комиссияләре өчен укулар оештырылды. Укуларга участок сайлау комиссияләренең рәисләре, урынбасарлары, сәркатибләре, авыл советы башлыклары, аларның сәркатибләре чакырылган иде. “Сайлау процессының хокукый нигезләре һәм участок сайлау комиссияләренең эшен оештыру” дип аталган укыту программасы кысаларында участок сайлау комиссияләре эшчәнлегенең актуаль сораулары буенча Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Э.С. Гөбәйдуллин, комиссиянең сәркатибе Н.П. Борисова, оештыру-методик бүлек җитәкчесе Ф.Н. Тазиева чыгыш ясады. Әлеге чарада, шулай ук, Район Башлыгы Р.Ш. Рахматуллин да катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International