Кукмарага Башкортостан республикасыннан кунаклар килде

2014 елның 5 апреле, шимбә
Кукмарага Башкортостан республикасының Чишмә районы башлыгы Флюр Уразмәтов җитәкчелегендәге делегация һәм күренекле шагыйрь, сәясәтче, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллин эшлекле визит белән килде. Алар район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин белән берлектә Манзарас, Олыяз урта мәктәпләрендә, күппрофильле лицей, Кукмара аграр көллияте, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты, “Олимп” боз сарае, “Зилант” спорт мәктәбе, “Туган якны өйрәнү” музеенда булдылар, Вахитов исемендәге, “Урал”, “Восток”, хуҗалыкларының, Пчеловодта Димитриевларның гаилә фермасы, “Восток”тагы мега-ферма белән таныштылар. Кунаклар районыбызның барлык тармакларындагы эшчәнлеккә дә уңай бәя бирделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International