"Кояшкай" социаль приютында тәрбияләнүче балалар "Форт-Боярд" уенында катнаштылар

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
Язгы каникул дәвамында “Кояшкай” социаль приютында тәрбияләнүче балаларның көннәре бик мавыктыргыч үтте, алар тәрбиячеләре оештырган төрле кызыклы чараларда, экскурсияларда катнаштылар. 29 мартта “Форт Боярд” уены оештырылды. Бу уенда балалар үзләрен физик һәм интеллектуаль яктан сынадылар. “Акула” һәм “Карчыга” командалары үзара көч сынаштылар. Балаларга төрле сынаулар бирелде, күп кенә каршылыкларны җиңәргә туры килде, табышмакларга җаваплар табылды. Уен “Яшәү шундый рәхәт” девизы белән тәмамланды, балаларга бүләкләр тапшырылды. Катнашучылар һәм тамашачылар онытылмаслык мизгелләр кичерделәр. Актив һәм күңелле ял уңышлы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International