Язгы чакырылышта Кукмараның 80 егете солдат итеге киячәк

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
1 апрельдән язгы чакырылыш кампаниясе үз эшен башлап җибәрде. Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел Кукмараның 80 егетенә солдат итеге кияргә туры киләчәк. Хәзерге вакытта егетләр медицина тикшеренүе уза. Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган егетләрне исә Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, “В”, “С” категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International