Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Гөлнара Ибраһимова балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда уңышлар өчен, ТРның “Ана даны” медале белән бүләкләнде
2014 елның 11 апреле, җомга
9 апрель көнне Казан Кремлендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, бүләкләнүчеләр арасында – төрле белгечлек һәм һөнәр вәкилләре: табиблар, производство хезмәтчәннәре, фән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре.
“Сезнең хезмәт Татарстан җитәкчелеге һәм Россия җитәкчелеге дәрәҗәсендә билгеләнгән”, - дип ассызыклады И.Халиков.
Татарстан – Россиянең үсеш алган төбәкләренең берсе. “Һәм бу күп очракта сезнең хезмәт ярдәмендә”, - диде И.Халиков. Аның сүзләренчә, елдан-ел Татарстан тулай төбәк продукты, эшкәртү производствосы, сәүдә, нефть, полиэтилен, каучук, автомобиль шиннары, йөк автомобильләре җитештерү буенча илдә лидерларның берсе булып тора. Моннан тыш, республика авыл хуҗалыгында югары темпларны саклый алды. Премьер-министр шулай ук фән һәм мәдәният, сәламәтлек саклау һәм спорт өлкәсендә казанышларга игътибар итте.
“Сезнең һәрберегезнең уңышы – республикабыз һәм илебез үсешенә керткән өлеше. Алар бик зур иҗтимагый әһәмияткә ия, фидакарь хезмәт үрнәге булып тора”, - дип ышана И.Халиков.
5 бала анасы Гөлнара Ибраһимова балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда уңышлар өчен, ТРның “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
12
май, 2026 ел
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 13 маена Татарстан Республикасы
ТАВЫШ БҮЛМӘСЕ Территориядә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү 2026 елның 13 маена Татарстан Республикасы
2026 елның 11 маеннан 22 маена кадәр «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге(Татарстан)» ФБУЗның Саба филиалы Кукмара районы бүлекчәсе белгечләре тарафыннан балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.
2026 елның 11 маеннан 22 маена кадәр «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге(Татарстан)» ФБУЗның Саба филиалы Кукмара районы бүлекчәсе белгечләре тарафыннан балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.
Муса Җәлил батырлыгы: шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган күргәзмә
9 майда Комсомол мәйданында «Җәлил һәм җәлилчеләр» дигән күргәзмә эшләде. Ул герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Экспозициядә Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләнде. Муса Җәлил һәм җәлилчеләр — шагыйрь тарафыннан немец әсирлегендә оештырылган хәрби подпольщиклар төркеме. 1943–1944 елларда алар фашистларга каршы көрәш алып барган, ә 1944 елның 25 августында, шул исәптән Җәлил һәм Абдулла Алишны да кертеп, 11 катнашучы Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерелгән. Күргәзмәдә сабый бала учы зурлыгындагы «Моабит дәфтәрләре»нең реаль күчермәләре тәкъдим ителде. Шулай ук икенче экспозиция Муса Җәлилнең көрәштәшләренә — 1944 елның 25 августында һәлак булган 11 кешегә багышланган иде. Аның белән танышучылар Җәлилнең һәм Алишның балалар өчен язылган әсәрләрен искә төшерде. Экспозицияне караучыларны Муса Җәлил үзе каршы алды. Күпләр өчен «Моабит дәфтәрләре» турында мәгълүмат яңалык булды, һәм бу батырлык символы буларак кабул ителде.
«Солдат боткасы» район халкын берләштерде
«Гаилә» милли проекты һәм «Гаиләне яклау» төбәк проекты кысаларында 9 майда Комсомол мәйданында Җиңү көненә багышланган традицион «Солдат боткасы» бәйрәм чарасы узды. Иртәнге сәгать 10:00 да Кукмара районы халкы Бөек Ватан сугышы геройларын искә алу һәм бәйрәм шатлыгын уртаклашу өчен бергә җыелды.Кукмара муниципаль районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре бу җылы очрашуны оештыруда катнашты. Алар кунакларны елмаеп, ихлас күңелдән каршы алып, барысын да кайнар ботка һәм хуш исле чәй белән сыйлады. Бу көнне мәйданга балалар белән гаиләләр, яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре җыелды, алар буыннарның бердәмлеген һәм дәвамчанлыгын тойды. Гади солдат боткасы бу көнне хәтер, хөрмәт һәм ата-бабаларыбызның батырлыгына рәхмәт символы булды, ә чара үзе район халкын берләштергән халык традицияләренең тагын бер битенә әверелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз