Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
“Урал” хуҗалыгында язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә булды
2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
Әйе, механизаторлар, игенчелек тармагы белгечләре өчен көнне төнгә ялгап эшләр чак җитте. Йоклап ятып, кулай вакытны кулдан ычкындырсаң, көзгә амбарың буш булачак.
Ураллыларның, елдагыча, җиңнәре сызганулы – машина-трактор паркын тутырып тезелгән техника басуга чыгарга команда бирелгәнне генә көтә. Хәер, аларның “Туман” агрегатлары ел саен башкаларга караганда 4-5 көн алдан кырда минераль ашламалар сиптерүгә керешә. Быел да эшне ул башлап җибәргән.
-Көннәр уңай торса, язгы кыр эшләрен 10 көндә башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз. Моңа мөмкинлекләр бар: техниканың һәр төре хәтта иң иске дигәннәре дә яхшылап ремонтланды, механизаторларыбыз да тәҗрибәле, моңарчы сынатканнары булмады. Җитәрлек күләмдә ягулык-майлау материаллары, һәр гектарга тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 105 килограмм минераль ашламалар тупланды, - ди хуҗалык җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов.
Быел чылбырлы өч трактор да сатып алганнар. Күпләп продукция җитештереп сатучы хуҗалык тиеннәр санап яшәми – аена сөт сатудан гына да 22 миллион сум акча керә икән. Ә ел башыннан 112 миллион сумлык акча кереме алынган. Басуларда мул уңыш үсмәсә, терлекчелектә болай нәтиҗәле эшләп булмый, билгеле. Шуңа хуҗалыкта язгы кыр эшләрен кыска срокларда гына түгел, сыйфатлы итеп башкару өчен дә тырышалар. Орлыкларны агулап чәчү өчен дә кирәкле техника сафка бастырылган.
-Машина-трактор паркы, ындыр табагы, фермалармы – барысы да нәкъ “Урал”дагыча: тәртип, оешканлык хөкем сөрә. Шуңа без, кыр эшләренә хәзерлек биредәге кебек булырга тиеш дип, аларны агрофирма җитәкчеләренә, белгечләренә үрнәк итеп куябыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин әлеге хуҗалыкта булган семинар-киңәшмә барышында.
Кызганычка каршы, бар җирдә дә “Урал”дагыча ал да гөл генә түгел шул. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация бүлеге начальнигы Фәрит Сәләхетдинов белдерүенчә, районда булган 480 тракторның әле 24е ремонттан чыгып җитмәгән. Чәчү комплексларын да тиз арада төзекләндереп, сынап карарга кирәк.
-Агрофирмаларда тракторларга аеруча зур эш күләмле туры килә, шуңа техниканың иң искеләрен дә сафка бастырырга кирәк. Көздән эшкәртелмичә калган 25 мең гектар җир булуын да онытмыйк. Шуңа һәрбер техниканы эшкә җикмәсәк, кыр эшләре атна-ун көнгә түгел, айга сузылырга да мөмкин, - дип кисәтте ул.
Кояш кыздыра башлагач, бер гектар җир бер көнгә 60 тонна дымлылык югалта икән. “Язын чәчсәң – сазга чәч”, - дип, белми әйтмәгәннәр бит борынгылар, димәк, чәчү өстендә бер көн соңга калу да зур югалту булып кайтачак. Ә эш күләме аз түгел, 74 мең гектар җир тырмаганны, тукландырганны, чәчкәнне, катоклаганны көтә. Шуңа кайбер агрофирмаларда эшне икешәр сменада башкару да бик таманга туры киләчәк. Эш башлангач, төзек техника ватылмас дип тә ышандырып булмый бит. Әлбәттә, ягулык белән өзеклекләр килеп чыкмасын өчен дә алдан чарасын күрергә кирәк.
-Быел авыр хәлле хуҗалыкларга республика тарафыннан ярдәм булды: товар кредиты сыйфатында ягулык белән тәэмин ителделәр. Уҗым һәм азык культураларының һәр гектарына берәр центнер, чәчкәндә кертү өчен 50 шәр центнер исәбеннән ашлама да булачак, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин.
Бәрәңге игүгә игътибарны арттыру кирәклеген дә искәрттеләр. Бүген базарда аның бер килограммы 25 сум тора. Вахитлеләрнең дә, әнә, бәрәңге сатып, әйбәт кенә акча эшләп яткан көннәре. Шуңа акчага аптырап яшәмиләр. Җирдә эшләп, үз көнеңне үзең күрә алу мөмкинлеген алар күптәннән хуҗалык итү рәвешләре белән расладылар инде.
Район буенча 12 мең гектарда күпьеллык үләннәрне, 17 мең гектарда уҗым культураларын тырмалау һәм тукландыру, 16 мең гектарда туңга сөрелгән җирләрдә дым каплату, 16 мең гектарда бөртеклеләр, 9380 гектарда кукуруз, 17 мең гектарда азык культуралары чәчү бурычы тора.
Хуҗалыкларда һәм агрофирмаларда күпьеллык үләннәрне тукландыру башланды.
Гөлгенә Шәрипова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Манзарас моделле китапханәсендә халыклар дуслыгы кичәсе узачак
9 апрельдә сәгать 13:00да Манзарас моделле авыл китапханәсендә «Минем Ватаным — дуслык иле, һәр халык — аның чәчәге» дигән әдәби-музыкаль кичә булачак. Кунакларны җырлар, шигырьләр һәм безнең көч — бердәмлектә дигән фикер тирәсендә әңгәмә көтә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Ядегәр МЙда Көлү көненә күңелле стартлар оештырдылар
Авылда «Мәдәният» милли проекты буенча 2023 елда Мәдәният йортын ремонтладылар. 1 апрельдә биредә «Бергә көләбез» конкурс-уен программасы узды — эстафеталар, викториналар һәм кызыклы конкурслар белән.
Чишмәбаш клубында шашка турниры узды
Чишмәбаш авылында (758 кеше яши) «Мәдәният» милли проекты буенча заманча клуб төзелде. Күптән түгел монда шашка уены узды — балалар кызып хәрәкәтләрне уйлап, стратегияләрне тикшерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз