Кукмара А.М. Булатов исемендәге куппрофильле лицеенда 8-11 сыйныф укучылары өчен профориентацион чара үткәрелде

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
11 апрель көнне Кукмара А.М. Булатов исемендәге куппрофильле лицеенда 8-11 сыйныф укучылары өчен профориентацион чара үткәрелде. Чара барышында «Калейдоскоп профессий» дип аталган мультипликацион фильм күрсәтелде, һөнәрне дөрес сайлау буенча әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараны социаль фәннәр кандидаты, Казан шәһәренең “БИНК” клубы психологы Вылегжанина Алсу Вакифовна үткәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International