Кукмара №3 мәктәбендә“Тапкырлар бәйгесе” дип исемләнгән уен үткәрелде

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
14 апрель көнне Кукмара №3 мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында 1 сыйныф укучылары белән “Тапкырлар бәйгесе” дип исемләнгән уен үткәрелде. Балалар “Союз”, “Восток”, “Салют” дип аталган өч командага бүленеп көч сынаштылар. Алар ребуслар, шарадалар. математик биремнәр чиштеләр, әкият геройлары, табигать турындагы сорауларга җавап бирделәр. Балаларга уен бик ошады, алар үзләре өчен күп мәгълүмат алдылар, кабат шундый уеннарда катнашырга теләк белдерделәр. Барлык уенчыларга да истәлек медальләре тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International