Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Кукмара: ике мари яки горур таулар илеме?
2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Кукмара атамасы тарихи чыганакларда, белешмәләрдә шактый очрый.
Казан өязе теркәү кенәгәсендә (писцовая книга) (1602–1603) Кукмара өяз үзәге буларак беркетелеп калган. Торак пунктлар бүген барлыкка килеп, икенче көнне үк тарихи чыганакларга теркәлмиләр бит. Кукмара атамасының шул елларда ук тарихи чыганакта ныгып калуы аның бу саннардан шактый алдарак оешканын дәлилләп күрсәтә.
1923 елдан Кукмара шәһәр тибындагы бистә статусы ала һәм районның үзәге исәпләнә. Район Киров өлкәсе белән чиктә урнашкан. Кукмара бистәсе – Казан–Екатеринбург тимер юлындагы станция.
Кукмара атамасы нәрсә аңлата? Атаманың мәгънәсе мари халкы теленнән килеп чиккан дигән фикер бар. Бу районда марилар да яши. Мари телендә кок “ике” саны, ә мара, мари – мари халкының үзатамасы. Кукмара димәк “ике мари” дигән мәгънә аңлата. Бу фикер белән килешү кыен.
Икенче фикернең эчтәлеген борынгы фарсы (иран) телендәге кук “тау” мәгънәсе белән бәйләп аңлаталар. Адлер Тимергалин җыеп һәм төзеп чыгарган “Миллия сүзлеге”ндә мар- “искергән сүз дип ныгытылган һәм ул курган // Таш мар – таш курган” – дип аңлатылган. Топонимнарда искергән һәм искермәгән сүзләрдә дә сүз ахырында а хәрефе төшеп калу очраклары бар. Халкыбызның Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни, Мирсәй Әмир, Мөхәмммәт Мәһдиев һ.б. классик әдипләр иҗатында мар термины очрый. Кукмара тирәсендәге ташлардан гыйбарәт таулар таш курганнар кебек басып торалар.
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә кук сүзе “сыйфат” дип ныгытылган һәм кеше турында “кукрайган, масайган, күкрәген киергән” – дип бирелгән. Топонимиягә нисбәтле терминнарны анализлаган вакытта кайбер сүз-терминнарның географик атамаларга нисбәтле мәгънәләре бирелмәгән булганы ачыклана. Чөнки “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”н эшләнгән һәм бастырып чыгарган вакытта топонимика фәнендәге терминнар әле эшләнмәгән һәм өйрәнелмәгән була. Бу урында минем кук сүзенең географик атамаларда кулланылуын әйтеп, “зур, горур мәгънәсен аңлата”, – дип өстәп куясым килә. Чөнки кукраю, масаю, күкрәк киерү зур, зураерга, горур булырга тырышуны аңлата. Кукмара тирә-юнендәге таулар да зур һәм горур булып басып торалар.
“Татар теленең диалектологик сүзлеге”ндә мар, мара терминнарының сергач, кузнецки, хвалын, мәләкәс, тархан сөйләшләрендә кулланылуын санап, мәгънәсен ачу өчен безнең игътибарны каш сүзенә юнәлдерәләр. Каш – Норлат, Мамадыш, Лаеш, Минзәлә, Бөре, Пермь, Себер татарлары сөйләшләрендә дә “кашлак”, “калкулык” мәгънәләрендә йөри. Биек җир, тауга мөнәсәбәтне күрсәтә. Каш термины белән су чыганаклары, географик берәмлек атамалары ясалалар.
Югарыда әйтелгән фикерләргә нигезләнеп, Кукмара атамасын Зур таулар иле яисә Горур таулар иле дип аңлатырга мөмкин булмасмы икән дигән нәтиҗәгә киләбез. Мондый система, ягъни иле сүзе белән ясалган атамалар байтак: Аяз иле, Кодаш иле, Борнаш иле, Олан иле, Чүрчиле, Чура иле һ.б. Кукмара районының үзендә дә Вахит авылы элек Бүлиле дип йөртелгән, мондый атамалар зур бер система тәшкил итәләр. Зур таулар иле яисә Горур таулар иле атамасы да шушы зур системага керә. Кукмара атамасын болай аңлату бу топонимның географик яктан таулар белән әйләндереп алынуына тәңгәл килә. Бу күренеш ономастика фәненә нисбәтле чыганакларда “географическая привязка”, атамаларда географик үзенчәлекләрнең чагылышы дип атала.
Быел без, бер төркем галимнәр, Зур Сәрдеккә кайттык. Бу авылның гимназиясендә “Урта һәм югары белем бирү системасында туган телләрне укыту теориясе һәм практикасы: хәзерге торышы, проблемалар һәм бурычлар” исемендә Төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Шунда без дә һәм төрле район укытучылары да чыгыш ясадылар. Гимназия укытучылары бик матур мастер-класслар үткәрделәр. Конференциядә катнашучылар минем Кукмара атамасының Зур таулар иле яисә Горур таулар иле дип аңлатуымны әйбәт кабул иттеләр.
Кукмара халкының тормышы җитеш, дөнья көтүләре ышанычлы. Анда эш сөючән, уңган һәм булган халык яши. Районы зур уңышларга ирешеп, матур көн итә. Бу алдынгылык буш урында гына тумый. Район җитәкчелегенең тырышлыгы, эш яратуы, кешеләрне хөрмәт итә белүе, туган туфракны, туган җирне гөлбакча итү теләге белән янып-көеп яшәве нәтиҗәсе бу. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп, балкып яшә, Кукмара…
Фирдәүс Гарипова, филология фәннәре докторы, профессор, Россиянең һәм Татарстанның фән эшлеклесе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Манзарас моделле китапханәсендә халыклар дуслыгы кичәсе узачак
9 апрельдә сәгать 13:00да Манзарас моделле авыл китапханәсендә «Минем Ватаным — дуслык иле, һәр халык — аның чәчәге» дигән әдәби-музыкаль кичә булачак. Кунакларны җырлар, шигырьләр һәм безнең көч — бердәмлектә дигән фикер тирәсендә әңгәмә көтә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Ядегәр МЙда Көлү көненә күңелле стартлар оештырдылар
Авылда «Мәдәният» милли проекты буенча 2023 елда Мәдәният йортын ремонтладылар. 1 апрельдә биредә «Бергә көләбез» конкурс-уен программасы узды — эстафеталар, викториналар һәм кызыклы конкурслар белән.
Чишмәбаш клубында шашка турниры узды
Чишмәбаш авылында (758 кеше яши) «Мәдәният» милли проекты буенча заманча клуб төзелде. Күптән түгел монда шашка уены узды — балалар кызып хәрәкәтләрне уйлап, стратегияләрне тикшерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз