Моңнар кайтты авылга

2014 елның 15 апреле, сишәмбе
Вахит авылының якты, иркен мәдәният йотында “Моңнар кайтсын авылга” дигән фестиваль узды. Бәйрәм “Наза” фольклор ансамбленә йөрүче өлкән яшьтәге апа-абыйлар һәм яшьләр тарафыннан оештырылган “Бәби туе” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Шулай ук өлкәннәребез, баянга кушылып, бәрмә уен коралларында уйнап, үзләре язган шаян такмакларны да бик оста итеп башкардылар. Җырчыларыбыз Алсу Нуриева, Нияз Кәримуллин, Рәмзил Галиуллин, Рәйхан Газизуллин, Шамил Шәфигуллин, Алия Данилова, Гөлия Миннемуллиналар үзләренең моңлы җырлары белән халыкны таң калдырды. Скрипкачы кызыбыз Динара Гыйльфановага да алкышлар мулдан булды. “Җәүһәр”, “Нур”, “Очкын” бию түгәрәкләренә йөрүче егет-кызларыбызның дәртле биюләрен халык сокланып, тын да алмый карап утырды. Драма түгәрәгенә йөрүчеләр дә Фәнис Яруллинның “Ата тавык” дигән комедиясен шулкадәр оста итеп башкардылар ки, башкала артислары бер якта торсын! Ике сәгатьтән артык барган концерттан һәркем үзенә рухи азык туплап таралышты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International