Почтага кереп ветераннарга котлау открыткасы язып калдырырга мөмкин

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
“Россия почтасы”ның барлык бүлекчәләрендә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан, инде традициягә әверелгән “Якташлар хөрмәте” социаль акциясе старт ала.

Теләге булган һәркемгә ай азагына кадәр почта бүлекчәләрендә ветераннарга котлау открыткасы язып калдырырга мөмкин. Әлеге тәбрикләүләр сугышта катнашкан райондашларыбызга Президентның котлау хатлары белән бергә тантаналы рәвештә тапшырылачак.
Котлау открыткаларын калдыру өчен почта бүлекчәләрендә махсус тартмалар урнаштырылган.
Сез ветеранның исемен, яшәү урынын белмәскә дә мөмкин, әмма аның батырлыгын тануыгызны чагылдырган открытканы почта хезмәткәрләре 9 Май көнне, һичшиксез, барлык ветераннарга да тапшырачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International