Районыбызның Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Ярминкәгә эш бирүчеләр – “Бөр” һәм “Кукмара” агрофирмалары, “Чиста шәһәр” оешмасы, “Зилант” спорт мәктәбе һәм Кукмара почтамты вәкилләре һәм эшсезлек буенча исәптә торучы 80нән артык кеше чакырылган иде. Эш бирүчеләр барлыгы 45 вакантлы урын тәкъдим иттеләр, шул исәптән тракторчылар, чәчү эшләрендә катнашучылар, шоферлар, урам себерүчеләр, почтальоннар кирәклеген сөйләделәр. Эш сәгатьләре һәм графиклары белән таныштырдылар. Ярминкәдә 17 кеше үзләренә эш табып, әлеге оешмаларга юллама алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International