“Туган ягым – яшел бишек” темасына багышланган төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе узды

2014 елның 18 апреле, җомга

17 апрель көнне Кукмара №3 урта гомуми белем бирү мәктәбендә “Туган ягым – яшел бишек” төбәкара фәнни-гамәли укытучылар конференциясе узды. Конференция “ТАТМЕДИА” ААҖ, “Чын мирас” журналы редакциясе,Казан федераль университеты Идел буе төбәкара мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү үзәге, Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе тарафыннан әзерләнде. Әлеге чарада “Чын мирас” журналының баш мөхәррире, язучы, шагыйрь Ләбиб Лерон, “Чын мирас” журналының бүлек мөхәррире, тарихчы Ленар Гобәйдуллин, “Чын мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркатип, шагыйрь Марат Закир, “Чын мирас” журналының баш мөхәррир урынбасары, дрматург Салихов Данил катнашты. Конференция “Шәхесләребез – туган як горурлыгы”, “Төбәк тарихы”, “Әдәбият дәресләрендә – туган як”, “Сәнгать” секцияләрндә Кукмара, Мамадыш, Балтач төбәкләреннән барлыгы 36 педагог катнашты һәм чыгыш ясады. Конференция ахырында һәр секциянең җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды, шулай ук һәр чыгыш ясаучы катнашучы сертификатына һәм кызыксындыру бүләгенә ия булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International