Районыбызның "Аргамак" командасы республика чемпионатында катнашып кайтты

2014 елның 22 апреле, сишәмбе
Мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында өстәл теннисы буенча республика чемпионаты үткәрелде. Байлар Сабасы спорткомплексында үткәрелгән әлеге ярышларда безнең районның “Аргамак” командасы да катнашты, дип хәбәр итте әлеге команда җитәкчесе Дамир Галиәхмәтов. Әсән-Елга авылыннан Миннегөл Семенова, ярышларда беренче тапкыр катнашуына карамастан, 3нче мактаулы урынны алуга ирешеп, бронза медаль белән бүләкләнгән. Кукмарадан Мөнир Гыймадиев шулай ук өченче урынга лаек булган. Кукмара 3нче урта мәктәбе укучысы Зөлфия Әгъләмова үзен иң көчле уенчы итеп таныткан: өченче ел рәттән республика чемпионы булып калып, алтын медальгә ия булган. Кукмарадан Радик Габдуллин, Туембаштан Ришат Шакирҗанов, Кукмара 4нче урта мәктәбеннән Нурислам Шәнгәрәев, 4нче урыннарны яулап, командага күп очко өстәгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International