Олыязның яңа мәктәбендә кунак булдык

2014 елның 22 апреле, сишәмбе


Олыяз авылында әле узган ел гына сафка баскан урта мәктәп бинасын могҗиза дими – ни дисең! Әлеге әкият дөньясын үзе килеп күрмәгәннәр аңлый да, күз алдына да китерә алмый.

Безгә, мәктәпнең элеккеге хезмәткәрләренә дә, әлеге белем йортында кунак булырга туры килде. Мул табын артында сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Шау-гөр килеп хатирәләр, истәлекләр белән уртаклашканнан соң, мәктәп белән таныштык. Күңелләребездә укытучылар һәм укучылар өчен сөенеч тууга карамастан, бераз көнләшү хисләре дә сизелми калмады. Әмма барыбызның да теләкләр уртак иде: әлеге белем йортында бары тик иманлы балалар гына тәрбияләнсен, укучылар да мәктәпнең кадерен белсеннәр.

Үзләренең күпсанлы мәшәкатьләрен бер читкә куеп, безне хөрмәтләргә вакыт тапкан мәктәп коллективының эшләре гөрләп барсын!

Рәсүлә ШАКИРОВА, Олыяз авылы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International