Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Кукмара туган якны өйрәнү музее “Бу елларны онытырга мөмкин түгел” дип аталган күргәзмә оештырды

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе
21-23 апрельдә “Тылсым” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Кукмара туган якны өйрәнү музее “Бу елларны онытырга мөмкин түгел” дип аталган күргәзмә оештырды. Әлеге күргәзмәдә 39 экспонат күрергә була иде: солдат хатлары, солдат каешы, кобура, фляга, чиккән кулъяулык, фоторәсемнәр һ.б..
Әлеге күргәзмә Бөек Җиңү көненә багышланган,һәм ул беренче тапкыр оештырылды. Ял итүче гражданнар бик канәгать калдылар. Кукмара туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Э.В. Хасанова, Г.Р. Юсуфзяновага рәхмәт белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International