Кукмаралылар “Йолдызлык” фестиваленең Гала-концертыннан лауреат һәм дипломант исемнәре алып кайтты

2014 елның 25 апреле, җомга
Башкалабыз Казанда республика яшьләренең телевизион “Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең Гала -концерты узды. Әлеге фестивальдә “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Глория” җыр-бию ансамбле 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе Миләүшә Сәлимгәрәева. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең “Импульс” җыр-бию ансамбле дипломант исеменә лаек булды. Җитәкчесе Лилия Нурмиева, хореографы Роза Бадышева. “Вокал-соло” номинациясендә Зөбәйдә Хәмәтдинова шулай ук дипломант исемен яулады .Җитәкчесе Лилия Хөснетдинова, хореографы Альмира Шәймәрданова. “Конферанс” номинациясендә Айгөл Комарова, Зөлфәт Юскаев та дипломант булдылар. Җитәкчеләре Регина Ваккасова. Ә Венера Гыйлаҗева җитәкчелегендәге “Выше радуги” җыр-бию ансамбле “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында оештырылган бәйрәм концертында катнашу өчен чакырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International