Кукмарада яшәүче Василий Антиповны 90 яшьлеге белән башкала кунаклары котлады

2014 елның 25 апреле, җомга

Бүген Кукмарага Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сакчылык Идарәсе федераль казна учреждениесе начальнигы, полиция полковнигы Марат Шакиров, ветераннар советы рәисе Валерий Харитонов килде. Башкала кунаклары Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегендә район ведомстводан тыш сак бүлекчәсенең беренче кварталдагы эшчәнлеге буенча уздырылган киңәшмәдә катнаштылар, сугыш ветераны, озак еллар Кукмараның ведомстводан тыш сак бүлекчәсен җитәкләгән Василий Антиповны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Василий Антипов сугыштан кайтуга ук үзенең хезмәтен Татарстанның Эчке эшләр бүлегендә дәвам итә. Участок милициясе, өлкән оперуполномоченный вазыйфаларын башкарган ветеран, 20 ел буе Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International