Рәсем конкурсы

2014 елның 26 апреле, шимбә
“Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен сәламәтләндерү үзәгендә татар халык шагыйре Г. Тукай әкиятләренә рәсем конкурсы булды. Балалар зур теләк белән “Шүрәле”, Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләренә иллюстрацияләр ясадылар. Әлеге рәсемнәрдән торган күргәзмә икенче коррекцион группа тәрбиячесе Зания Мухамадеева үткәргән ачык дәрестә кулланылды. Конкурсның нәтиҗәләре 29 апрель көнне “Балачак бәйрәме” чарасында әйтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International