Кукмара “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә балаларның кул эшләреннән күргәзмә оештырылды

2014 елның 26 апреле, шимбә
“Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә тозлы камырдан әвәләп ясау буенча түгәрәк эшли. Түгәрәкнең җитәкчеләре II коррекционной группы тәрбиячеләре Мухамадеева З.Г., Сафиуллина А.Г. Тәрбиячеләр һәр балага аерым якын килеп эшлиләр. Апрель аенда татар халык шагыйре Г. Тукай иҗатына багышлап күргәзмә оештырдылар. Түгәрәккә йөрүче балалар бик теләп Шүрәлене, Су анасын, Былтырны ясадылар, кечкенә яшьтәгеләр Кырлай урманындагы җәнлекләрне әвәләделәр. Аннары балалар ясаган әйберләрен матур итеп буяп куйдылар.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International