Инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча конференция

2014 елның 26 апреле, шимбә
25 апрель көнне Кукмара мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” сәламәтләндерү үзәгендә инвалид балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча конференция узды. Әлеге чарада мәшгульлек үзәге хезмәткәре Хабибуллина Гәүхәрия, ТИСБИ вәкиле Габдраванова Шамсенур, Кукмара аграр колледжы методисты Галиева Әлфия, социаль яклау үзәге Идарәсе начальнигы Замалиева Светлана, инвалидлар оешмасы рәисе Нигъмәтҗанов Равил, инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Специалистлар уку йортын сайлау сораулары буенча киңәшләрен бирделәр, уку йортына керү шартлары белән таныштырдылар. Ата-аналар күп яңа информация алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International