Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Сугыш ветераны Василий Антипов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
2014 елның 26 апреле, шимбә
Кукмара бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Антипов бүген үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Зөфәр Гарәфиев, эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Ринат Миниятуллин, полициянең хезмәткәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Валерий Федоров, поселок башкарма комитеты, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре килгән иде. Юбилейга Россия Президентының котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Райондашыбыз, Казан технология техникумы студенты – 18 яшьлек Василий Антипов, 1942 елда хәрби хезмәткә алынып, Ерак Көнчыгышка чик буйларына җибәрелә, Манчжурияне Япон басып алучыларыннан азат итүдә катнаша.
Сугышның аеруча кызган чоры. Отрядлары сугыш хәрәкәтләрендә катнашмаса да, чик буе сакчыларына бер генә минутка да тынычланырга ярамый, юкса, йомшаклык күрсәтүеңне сизгән дошман гаскәрләренең һөҗүмгә күчәсен көт тә тор.
-Чик буенда 3-4 ел хезмәт иткән солдатларны бер-бер артлы көнбатыш фронтына җибәрәләр. Солдатлар саны аз булганлыктан, безгә тәүлегенә 12-15әр сәгать чик сагында торырга туры килсә дә, чиктән читләрне уздырмадык. Әле ул гынамы – бер үк вакытта оборона корылмалары да төзисең. Япон хәрбиләре еш кына сакчыларны яшеренгән җирләреннән аталар, тылга үзләренең шымчыларын җибәрәләр иде, - дип искә ала ул вакытларны ветеран. – Ике елдан мине бүлек командиры итеп билгеләделәр, алга таба заставаның комсомол оешмасы сәркатибе булып сайландым. Яшь хәрбиләр, комсомолчыларның остазы буларак, алар белән сәяси темага аңлату эшләре алып бардым, үземнең тәҗрибәмне һәм белемемне яшьләргә бик теләп тапшырдым.
Василий Антипов бары тик 1949 елда гына демобилизацияләнә һәм исән-имин туган як туфрагына аяк баса. Райондашыбыз кул кушырып утыра торганнардан түгел – сугыштан кайтуга ук ул үзенең хезмәтен Татарстанның Эчке эшләр бүлегендә дәвам итә. Участок милициясе, өлкән оперуполномоченный вазыйфаларын башкарган ветеран, 20 ел буе Кукмара районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең начальнигы булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
-Василий Антипов ветераннар хәрәкәтенә актив өлеш кертте, ул әле хәзер дә яңа гына хезмәт юлын башлаган хезмәткәрләргә үзенең саллы киңәшләре белән һәрдаим ярдәм итеп тора, - диләр аның турында полициянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре. – Бүлектә “Дисциплина көне”, әхлакый-психологик әзерлек буенча дәресләр уздырган вакытта, төрле тантаналарда да безнең көтеп алынган кунак иде ул.
Сугыш һәм хезмәт ветеранының күкрәген бик күп орден-медальләр бизи. Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Почет билгесе орденнары, бик күп медальләр – аның өчен иң кадерле ядкарьләр.
Райондашыбыз үзенең пар канаты белән биш бала тәрбияләп үстерә. Ул-кызларының да инде үз тормышлары.
-Балаларым бик әйбәт, мине бик яхшылап тәрбия кылалар, алга таба да бәхетләре ким булмасын иде, - дип тели ул.
Алсу Идрисова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз