Кукмарага тиңнәр табылмады

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
25-26 апрельдә Федерация Кубогына милли татар-башкорт көрәше буенча ярыш булды. Федерация Кубогына чираттагы ярышлар быел Чистайда оештырылды. 1995-1996 елларда туган егетләр арасында үткән бәйгедә 39 командадан 312 көрәшче бил алышты (чагыштыру өчен: 2013 елда Кукмарага 36 командадан 236 көрәшче җыелган иде). Беренче урынны исә хаклы рәвештә Кукмара командасы яулаган. “Кукмаралылар көндәшләреннән бер башка өстен иде”, - дип бәяләде аларның чыгышын Р.Хәйруллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International