Кукмараның мәктәп укучылары "Яшь талантлар" фестиваленнән Гран-При алып кайтты

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Сосновка шәһәрендә балаларның чит телдәге төбәкара иҗат фестивале узды. “Яшь талантлар” дип аталган әлеге чарада Кукмара дүртенче урта мәктәбенең 2Б, 8В сыйныф укучылары катнашып, мактаулы урыннар яуладылар.
Дмитрий Вәлиев, Лилия Мәгъсүмова, Азат Хөснетдинов, Руслан Шакиров, Реназ Шәмсетдинов, Надежда Яковлева Гран-При дипломы белән бүләкләнделәр. Лилия Мәгъсүмова, Алинә Дәүләтшина, Аделина Хановалар 2нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Алина Гаранина, Назилә Касыймова, Снежана Канаева, Надежда Яковлеваларга 3нче дәрәҗә диплом бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International