“Тукай безнең күңелләрдә”

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
Трыш авылы китапханәсендә балаларда Г. Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү, балаларның игътибарлыкларын, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү максатында “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Балалар Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты блән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, әкиятләрен сәхшәләштерделәр һәм пластилиннан әкият геройларны ясадылар. Бәйрәм ахырында төрле-төрле кызыклы уеннар уйнадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International