“Тукай йолдызлыгы астында”

2014 елның 29 апреле, сишәмбе
26 апрель Янил авыл китапханәсендә 4 нче сыйныф укучылары катнашында татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга багышланган “Тукай йолдызлыгы астында” исемле йолдызлы сәгать уены үткәрелде. Барлыгы 8 укучы катнашты.
Максат: Язучының иҗаты белән танышу.
Уен 5 турда үткәрелде.
1 тур: Сорауларга дөрес һәм тиз җавап бир.
2 тур: Сәнгатьле итеп Г.Тукайның шигырьләрен сөйләү.
3 тур: “Көз”, “Кыш”, Яз”, “Җәй”
4 тур: Тест
5 тур: Мөхәммәтгариф сүзеннән сүзләр язу.
Шулай ук кичә барышында язучының иҗатына һәм тормыш юлы турында презентация күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International