“Шигърият бәйрәме”

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
25 нче апрельдә №1 Ч.Т. Айтматов исемендәге Гимназиядә Г.Тукайның тууына 128 ел тулу һәм 2014 нче ел Россия Федерациясендә Мәдәният елы дип игълан ителү уңаеннан, “Шигърият бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәмдә Г.Тукай әкиятләре сәхнәләштерелде, шагыйрьнең җырлары һәм шигырьләре яңгырады. Сәнгатьле итеп шигырь сөйләү бәйгесендә 1-4 нче, 5-11 нче сыйныф укучылары арасында аерым урыннар билгеләнде һәм Мактау грамоталары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International