Кукмара муниципаль район Башлыгы Рауиль Рахматуллин кукмаралыларны 1 Май бәйрәме белән котлады.

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе
-Бу бәйрәм-хезмән кешесенә карата олы хөрмәт билгесе. Бүген һәр тармакта барган уңай үзгәрешләргә районыбыз халкының һәркайсы зур өлеш кертә. Сәнәгать предприятиеләрендә югары сыйфатлы продукция җитештерелә, эшмәкәрлек көннән-көн үсә, авыл хуҗалыгында язгы кыр эшләре бара, социаль-чисталык икеайлыгы кысаларында әйләнә-тирәбез тәртипкә китерелә. Районыбыз 25 махсус дәүләт программасында катнаша. Аларның һәм социаль өлкәдәге төрле милли проектларының тормышка ашырылуы халыкның көнкүрешен яхшыртырга, медицина хезмәте күрсәтүне, белем бирү сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. Уртак тырышлык белән киләчәктә дә районыбыз чәчәк атар, һөнәрле, тырыш халкыбыз мул тормышты яшәр дип өметләнәм.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International