Ринас Якупов Россия Беренчелегендә 1 урын алды

2014 елның 3 мае, шимбә
Балтачта кекусин каратэ (кумитэ) буенча Россия Беренчелеге үтте. Ярышларда Мурманск, Архангельск, Киров, Мәскәү өлкәләреннән, Чувашия, Удмуртия , Татарстан, Мари-Эль республикаларыннан 150 спортчы катнашты. Кукмара районы һәм Татарстан Республикасы данын “Ялкын” спорт мәктәбе укучылары яклады. 50 кг кадәр авырлыктагы яшүсмерләр (14-15 яшь) арасында кумитэ дисциплинасында Якупов Ринас 1 урын алды. Ринасны ярышка Алмаз Галяветдинов әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International