Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында татар теле һәм әдәбиятыннан икенче Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды.
Дистанцион тур нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 300 катнашучы сайлап алынды. Нәкъ менә алар олимпиаданың Казанда узачак этабында ярышты.
Районыбызның Нырья урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Игорь Михайловка да беренче турда җиңеп, икенче турда катнашу насыйп булды. Игорь милләте буенча удмурт егете булса да, татар телен яхшы белә. Олимпиаданың Казанда үткәрелгән турында ул интеллектуаль язмача, иҗади бәйгеләр һәм презентация тәкъдир итүдә катнашты. Бу сынауларны уңышлы үтеп җиңү яулады һәм М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсенә II Халыкара олимпиаданың призёры - III урын иясе буларак күтәрелде.
Афәрин, Игорь! Сиңа алга таба да уңышлар теләп калабыз!
Игорь Михайловны әлеге бәйгегә әзерләүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Әкбәрова.