Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Кукмара дәваханәсендә ветераннар өчен җиһазландырылган махсус палата белән танышты

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе
Татарстанда апрель аенда “Безнең кадерле ветеран” дигән республикакүләм социаль-гуманитар проект старт алган иде. Аның максаты – сугыш ветераннарына һәм аларга тиңләштерелгән якташларыбызга игътибарлылыкны арттыру. Әлеге проектка кукмаралылар да теләп кушылды. Район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә ветераннар өчен барлык уңайлыклары да булган махсус палата булдырылды. Бүлмәләр якты, чиста, гөлләр үсеп утыра. Шушы көннәрдә телевизор да урнаштырып куйганнар. Бүген районыбызга килгән башкала кунагы, якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да әлеге палатаның торышы белән танышып, анда дәваланучы сугыш ветераны Билалетдин Җамалетдиновка үзенең бәйрәм тәбрикләвен җиткерде, бүләк тапшырды.

Билалетдин абый Җәмалетдинов Чишмәбаш авылыннан. Хәзерге вакытта сугыш ветераны Кукмарада балалары янында яши.

-Мин Кавказда сугыштым. Безнең күрмәгәннәр калмады инде ул вакытларда. Гомерем булгач, исән-сау калдым, тугызынчы дистәне ваклап җибәрдем, - ди ул. – Сәламәтлегем какшап китте дә, монда килдем әле. Табиблар да, шәфкать туташлары да бик игътибарлы, тәмле сүзләрен, ягымлы карашларын бер дә кызганмыйлар. Картайган көнемдә мине тәрбияләүче балаларыма да, сырхаулап киткәндә ярдәмгә ашыгучы табибларга да рәхмәтем чиксез.

Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина да ветеранны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлады, күчтәнәч бирде.

Проект кысаларында дәваханәдә ветераннар өчен тагын бер палата җиһазландыру күздә тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International