Кукмараның йөзүче егет-кызлары Балык Бистәсендә узган ярыштан җиңү белән кайтты

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Балык Бистәсендә 2000 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар, кызлар арасында йөзү буенча районара ярыш узды. “Зилант” спорт мәктәбендә Альберт Закиров, Эдуард Хөсәеновлар кул астында шөгыльләнүчеләр ярышта беренче урынны алдылар. Шәхси зачетта һәм эстафеталы йөзүдә төрле дистанциядә Ильфира Шәрипова (5 алтын), Сәйдәш Шәймәрданов (7 алтын), Алмаз Фәхретдиновлар (1 алтын) чемпион булдылар. Шулай ук Ләйсән Шәйхетдинова, Руслан Рахиев, Булат Ганиев, Рафаэль Минимуллин, Илсаф Хисмәтуллин, Ралина Гыймадиева, Ирина Дәүләтшина, Марат Әсхәдуллин, Азат Әхмәдиев, Алия Гарипова, Алмаз Галимуллиннар да командага очколар китерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International