Кукмара районында кырларны чүп үләннәренә каршы эшкәртү өчен агрегатлар әзер

2014 елның 13 мае, сишәмбе
Көннәр җылыту белән кырларда чүп үләннәре баш калкытты. Хәзер уҗым культураларын чүп үләннәренә каршы эшкәртү өчен иң кулай вакыт. Бу эшне башкару өчен район буенча 24 агу сиптергеч, 7 “Роса” һәм “Туман” агрегатлары бар, аларның барысы да хәзерлек сызыгына куелган. Күптән түгел агу сиптергечләрнең төзеклеген тикшерү буенча парад-смотр үткәрелеп, бу төр техникага эшкә керешү өчен рөхсәт бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International