Березняк гомуми урта белем бирү мәктәбендә Рәниф Шәрипов исемендәге II ачык республикакүләм шигырь һәм поэма бәйгесе үтте

2014 елның 16 мае, җомга
Кеше язмышы төрледән төрле, алар бер-берсенә һич тә охшамаган. Рәниф Шарипов ничә еллар инде тормыш сынауларын җиңеп, поэзия үрләрендә кыю адымнар ясап, берсеннән берсе матур шигырьләр, поэмалар иҗат итә. Ул, Чокырча тауларына менеп, Кукмараның туры урамнарыннан Казанга килеп, безнең төбәкне илгә таныткан шагыйрь.
Ямьле язның шундый матур көнендә, 15 нче май көнне Харис Вагапов исемендәге Березняк гомуми урта белем бирү мәктәбендә Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге белән берлектә, Рәниф Шарипов исеменә багышланган 2 нче ачык республикакүләм шигырь һәм поэма бәйгесе үтте. Бәйгегә килгән кунакларыбыз арасында якташыбыз, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәниф Шарипов, “Ялкын” журналының әдәбият бүлеге хезмәткәре, язучылыр союзының члены Фәйрүзә Мөслимова, “Мирас” журналының баш мөхәррире, күренекле язучы Ләбиб Лерон да бар иде. Бәйгене ачып җибәрү өчен сүз Кукмара муниципаль районы “Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге” директоры урынбасары Тухватуллин Альмир Хайдаровичка бирелде.
Безнең бәйге яшь каләм тибрәтүчеләрне барлау, аларга иҗади үсеш мөмкинлеге бирү максатыннан чыгып үткәрелде.
Республикабыз буенча конкурска барлыгы 162 эш килде, шулар арасыннан иң яхшылары дип табылганнары икенче этапка сайлап алынды. Бүгенге бәйгедә Әгерҗе, Балтач, Биектау, Казан, Кукмара, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Буа, Яңа Чишмә, Тәтеш муниципаль районнарының гомуми урта белем бирү мәктәпләреннән килгән 81 бала чыгыш ясады.
Бәйге 3 төркем буенча үткәрелде. 1нче төркем – 7 -10 яшьлекләр арасында, 2 нче төркем 11-15 яшьлекләр арасында, 3 нче төркем 16-18 яшьлекләр арасында үткәрелде. Бәйгедә укучылар үзләре иҗат иткән шигырьләре белән көч сынаштылар.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
I нче төркемнәр арасында җиңүчеләр дип:
I нче урын Кукмара муниципаль районы, Харис Вагапов исемен йөртүче Березняк гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Тазетдинова Зөбәйдә үзе иҗат иткән “Тәмле җиләк” шигыре белән (җитәкчесе - Хасанова Гөлнара Фираисовна);
II нче урын Теләче муниципаль районы балалар иҗат үзәге укучысы Якупов Айрат үзе иҗат иткән “Кара көз” шигыре белән (җитәкчесе – Хамидуллина Ләйлә Фанисовна);
III нче урын Кукмара муниципаль районы, Харис Вагапов исемен йөртүче Березняк гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Валиуллин Айнур үзе иҗат иткән “Аулак өй” шигыре белән ( җитәкчесе - Газизьянова Нәзирә Наиловна);
III нче урын Биектау муниципаль районы, 2 нче номерлы Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Гумерова Алисә үзе иҗат иткән “Безнең күрше” шигыре белән
( җитәкчесе – Хисматуллина Гөлшат Ринатовна);
II нче төркемнәр арасында җиңүчеләр дип:
I нче урын Флегонтова Алена Теләче муниципаль районы, Теләче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы үзе иҗат иткән “Сонгы салкыннар” поэмасы белән ( җитәкчесе – Сальманова Гүзәлия Рафиковна);
II нче урын Шаймарданова Аделина, Кукмара муниципаль районы Фасил Әхмәтов исмен йөртүче Кәркәвеч гомуми урта белем бирү укучысы үзе иҗат иткән “ Шагыйрь” шигыре белән ( җитәкчесе – Гайнуллина Алсу Ирековна);
III нче урын Шакирова Алия, Әгерҗе муниципаль районы мәктәптән тыш эшләү үзәге укучысы үзе иҗат иткән “Фәннәр патшасы” шигыре белән (җитәкчесе - Шарипова Гөлия Магсумовна);
III нче урын Асадуллина Руфия , Теләче муниципаль районы, Теләче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы үзе иҗат иткән “Туган авылым” шигыре белән (җитәкчесе – Асадуллина Зөлфия Наиловна).


III нче төркемнәр арасында җиңүчеләр дип:
I нче урын Галимуллин Рәмзил, Кукмара муниципаль районы, Янил гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы үзе иҗат иткән “Әнкәй” шигыре белән ( җитәкчесе – Хисматова Айсылу Хадиулловна);
II нче урын Галиева Гөлшат, Балтач муниципаль районы, Салаус күппрофилле лицее укучысы үзе иҗат иткән “Тылсымлы Тукай иҗаты...” шигыре белән ( җитәкчесе – Фарзиева Алсу Габделбаровна);
II нче урын Фаттахов Муса, Кукмара муниципаль районы, Кукмара аграр колледжы укучысы үзе иҗат иткән “Җәлилгә” шигыре белән ( җитәкчесе – Шакирова Рәзинә Габдельбаровна);
III нче урын Фазылова Тансылу, Саба муниципаль районы Тимершык гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы үзе иҗат иткән “Сиңа дәшәм...” шигыре белән ( җитәкчесе – Нуруллина Замфира Фанавиевна).

Җиңүчеләр мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Катнашучыларның һәрберсенә сертификатлар тапшырылды.


Кукмара муниципаль районы, “Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге” директоры урынбасары Тухватуллин Альмир Хайдарович.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International