“Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу үткәрделәр

2014 елның 16 мае, җомга
16 май көнне “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре шартлы рәвештә хөкем ителгән ата-аналар белән очрашу үткәрделәр. Очрашу вакытында “Балалар белән наркотиклар турында ничек сөйләшергә?” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чара “Возрождение” программасын тормышка ашыру максатыннан оештырылды. Чара сәламәт яшәү рәвешен пропогандалауга юнәлдерелгән иде. Социаль эшче Гилязова Г.В. төрле яштәге балалар белән әңгәмәгә керү юллары белән таныштырды. Социаль педагог М.Р. Ахмадеева “Ышаныч һәм ачыклык” темасына тренинг үткәрде. Чара ахырында буклетлар өләшенде.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International