Кукмараның яшь башкаручылары Яр Чаллыда узган Халыкара конкурста призлы урыннар алды

2014 елның 19 мае, дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның VIII Халыкара конкурсы узды. Бәйгедә 5 яшьтән 35 яшькә кадәрге 800дән артык талант иясе катнашты. Бәйгедә чыгыш ясаган Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары Азалия Сәфәргалиева, Ирек Хаммадиевлар – икенче, Альбина Сәфәргалиева өченче урынны алып кайттылар. Балаларны конкурска З.Шәймарданова, Л.Хөснетдиновалар әзерләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International