Кукмарада “Татлы сөенеч” дигән акция узды

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Халыкара гаилә көне уңаеннан район Мәдәният йортында “Милли кухня көне” күргәзмәсе оештырылды һәм “Татлы сөенеч” дигән акция узды. Ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган гаиләләргә районның шәхси эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән тәм-томнар, камыр ризыклары салынган пакетлар әзерләнгән иде. Әлеге күчтәнәчләр социаль куркыныч хәлдә булган алты гаиләдә үсүче - 14, авыр тормышлы 11 гаиләдә тәрбияләнүче 29 балага тапшырылды.

Акциянең иганәчеләре “Аш-су кулланучылар” җәмгыяте җитәкчесе Розалия Хәйруллина, “Магнат” җәмгытеннән Ленар Мөхетдинов, Резидә Галимуллина, шәхси эшмәкәрләр Альбина Закирова, Рәдиф Галимуллин, Регина Шаһабиева, Гөлсинә Мөнирова, ИлсурГарипов, Кукмара элеваторыннан Ринат Шәмиев, район кулланучылар җәмгыяте директоры Илһаметдин Зарипов иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International