"Хезмәт даны" газетасе хезмәткәре Лилия Нургалиева "Бәллүр каләм" иясе булды

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Республика Журналистлары арасында инде 17 ел рәттән уздырылучы һәм иң мәртәбәле бәйге булып саналучы “Бәллүр каләм” конкурсына йомгак ясалды. Аңа 5 мең эш тәкъдим ителгән иде. “Хезмәт даны” республиканың конкурста катнашкан иң яхшы 6 газетасы исемлегенә керде. Ә редакциябезнең баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева “Темасы – җирле, осталыгы – башкалача” номинациясендә җиңеп, “Бәллүр каләм”гә һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Хезмәттәшебезне зур җиңүе белән котлыйбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International