Гаилә бәйрәме

2014 елның 21 мае, чәршәмбе
Район мәдәният йортында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелде. Чара барышында Гараева Дания (Тат. Тулба) һәм Хаматдинова Розалиягә (Кукмара) “Ана даны” медале тапшырылды.
“Алтын туй” номинациясендә 50 ел бергә гомер кичергән Роберт һәм Фәүзия Давлетшиннар (Балыклы) бүләкләнде. Мәдәният елы кысаларында “Иҗади гаилә” номинациясендә Гөлшат һәм Рифат Салаховлар, Гөлнар һәм Ильдар Галеевлар бүләкләнде. Югары Юмья авылыннан Васильевлар гаиләсе приюттан бала алып тәрбияләп үстерәләр, алар да мактап телгә алынды. Югары Арбаш мәктәбе укытучылары Райнур һәм Саҗидә Гыйлмутдиновларның гомуми стажлары 154 ел тәшкил итә, гаилә бәйрәменә алар да чакырулы иде. “Интерноциональ гаилә” номинациясендә Починок Кучук авылыннан Мулланур һәм Людмила Мөхетдиновлар гаиләсе бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International