Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Республиканың татар-башкорт милли көрәше федерациясе Кубогын быел да Кукмара районы командасы отты
2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе
Республиканың татар-башкорт милли көрәше федерациясе Кубогын быел да Кукмара районы командасы отты. Моның өчен безнекеләргә иң көчлеләрдән саналган Мамадыш, Теләче, Әлмәт командаларын җиңәргә туры килде. Аларның финалда Әлмәт командасы белән очрашып, көндәшләрен 5:0 исәбе белән җиңүләре дә күп нәрсә турында сөйли.
Федерация Кубогына чираттагы ярышлар быел Чистайда узды. 1995-1996 елларда туган егетләр арасында үткән бәйгедә 39 командадан 312 көрәшче бил алышты (чагыштыру өчен узган ел Кукмарага 36 командадан 236 көрәшче җыелган иде).
Әлеге турнир татарча көрәш буенча ярышлар календаренда үзенчәлекле урын алып тора. Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, ул командалар арасында үтә. Башкаларында командалар арасындагы нәтиҗәләр көрәшчеләрнең шәхси беренчелектә яулаган урыннары аша исәпләнсә, биредә шәхси беренчелек юк. Ярыш “диварга - дивар” (“стенка на стенку”) принцибы буенча уза, ягъни тугыз үлчәү авырлыгында җиңү өчен биш көрәшченең җиңүе кирәк. Командалар арасындагы нәтиҗәләр һәрбер көрәшченең осталыгыннан тора. Бу инде һәр көрәшчегә икеләтә җаваплылык хисе өсти.
Безнекеләр беренчелекне алганнан соң, Федерациянең башкарма директоры Равил Хәйруллин аларның чыгышын: “Кукмаралылар көндәшләреннән бер башка өстен иде”, - дип бәяләде. Шунысы да бар: безнең көрәшчеләрнең җиңәчәген хәтта лидер командаларның тренерлары да алдан ук фаразлаган булган. Хәер, республика һәм Россия чемпионнарыннан торган Кукмара командасы узган ел да бездә - “Ялкын” спорткомплексында үткән әлеге турнирда җиңү яулаган иде.
Шулай итеп: Рифнур Хәев (Манзарас), Фазыл Зыятдинов (Адай), Рәзил Фәйзрахманов (Пенәгәр), Ришат һәм Ринат Дәүләтшиннар (Югары Казаклар), Фирдүс Гаязов (Балыклы), Нәфис Галиев (Олыяз), Дмитрий Ивановлар (Нырья). Кукмараны тагын бер кат республикага таныттылар Егетләрне ярышларга тренерлар Илсур Нәҗмиев, Таһир Әхкәмов, Эдуард Макаров, Нуретдин Зыятдиновлар әзерләделәр.
Лилия НУРГАЛИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Кукмарада Комаровлар фабрикасы конторасының легендар бинасы яңара
1870 елгы агач шедевр — Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа тормышка ава. Реставраторлар фасадның уеп ясалган «чәчәкләрен» кулдан торгыза. Тиздән монда пима музее ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз