Район дәваханәсендә түгәрәк өстәл артында очрашу үтте

2014 елның 24 мае, шимбә
Үзәк район дәваханәсендә “Мәҗбүри иминиятләү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру” темасына түгәрәк өстәл артында чираттагы очрашу үтте. Әлеге чарада “АК БАРС-Мед” иминиятләү компаниясенең иминиятләнгән затларның хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Минсалих Сахапов, әлеге компаниянең Кукмарадагы вәкиллеге директоры Гафур Мөхәррәмов һәм белгече Эльмира Гаязова, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Равил Халиев, үзәк даруханә мөдире Мөнир Гыйниятуллин һәм иминиятләнгән затлар катнашты. Очрашуда медицина өлкәсендәге проблемалар, аларны хәл итү юллары турында уртага салып сөйләшү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International