Районыбыз укучылары география һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшыралар

2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Бүген укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары башланып китте. Күппрофильле лицейда районыбызның 4 укучысы – географиядән, ә 16 укучы рус әдәбиятыннан имтихан тапшыра.
Бердәм дәүләт имтиханнарының Кукмарадагы муниципаль координаторы Алия Шәймарданова сүзләренә караганда, имтиханнарда ике җәмәгать күзәтчелеге катнаша. Аларның берсе – Рәсәйдән, икенчесе Кукмарадан.
-Укучылар да, җәмәгать күзәтчелеге вәкилләре дә металл эзләгеч аша тикшеренү уздылар, - ди ул. - Рус әдәбиятыннан имтихан – 3 сәгать 55 минут, ә географиядән 3 сәгать барачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International