Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
Дни рождения
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
Район башлыгы урынбасары Кырымда эшлекле сәфәрдә булып кайтты
2014 елның 26 мае, дүшәмбе
Татарстаннан бер төркем җитәкчеләр белән берлектә район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина Кырым Республикасының Бакчасарай районында эшлекле сәфәрдә булып кайтты. Делегациянең максаты – Бакчасарай районының җирле власть органнары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре өчен җирле үзидарәне оештыру мәсьәләләре буенча укыту-семинар үткәрү иде.
Сәфәрдән кайткач, Равия Кәримуллина Кырымда алган тәэсирләре белән уртаклашты:
-Кырымны табигать, архитектура һәм тарихи һәйкәлләрнең энҗе фонды дип атарга мөмкин, ул уникаль, матур ландшафты, табигатьнең төрлелеге белән таң калдыра. XV–XVIII гасырларда чәчәк аткан Кырым ханлыгының эзе әле дә саклана. Биредә Совет заманында да халык мул тормышта яшәгән, ярымутрауны ял һәм дәвалану үзәгенә әйләндерүгә, шәһәрләрне төзекләндерүгә зур игътибар бирелгән. Әмма соңгы 20 елда Кырымга инфраструктураны һәм икътисадны үстерү өчен инвестицияләр бик аз кертелгән. Бакчасарай районында 18 авыл җирлеге бар, кайбер айларда шуларның барысына нибары 5 мең гривень (1 гривень - 3 сум 30 тиен) акча бүлеп бирелгән. Шуннан гына да районның икътисадый хәленең ничек булуын күзалларга мөмкин. Шуңа алар Россия составына кушылуларына зур өметләр баглыйлар. Бакчасарай җитәкчеләре Казанда булып киттеләр бит, башкалабызның матурлыгына, төзеклегенә таң калганнар. “Тормыш дәрәҗәсе буенча без сездән 10 елга артка калганбыз икән”, - диделәр алар. Татарстанның матди һәм методик ярдәме белән аякка басачакларына шикләнмиләр. Хәзер республикабызның һәр өлкәдәге эшчәнлеге тәҗрибәсен өйрәнәләр. Сәфәребезнең максаты да шул тәҗрибә белән уртаклашу иде. Алар безгә бик рәхмәтле булып калдылар.
Хәзерге вакытта Кырымда тотрыклы, тыныч хәл күзәтелә. Ял итәргә килүчеләр өчен монда бөтен шартлар бара. Шәхси инвесторлар инде эш башлап җибәргәннәр. Тормыш биредә көннән-көн җанлана бар. Моңа районыбыз халкының да өлеш кертүе аеруча сөендерә.
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин исеменә Татарстан Юстиция министры Лариса Глуховадан хат алынды. Ул Кырым Республикасының Бакчасарай районында өйрәтү семинары үткәрүгә ярдәм күрсәтелүе өчен рәхмәт белдерә.
-Кукмара муниципаль район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллинаның һөнәри осталыгы, җаваплы карашы һәм тәҗрибәсе Кырым Республикасының Бакчасарай районы җирле власте органнарына югары квалификацияле методик ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде, - диелә әлеге хатта.
Гөлгенә ШӘРИПОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз