Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Кукмара муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район Башлыгы
Идарә органнары
Кукмара ш.
Авыл җирлекләре
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре
Эшмәкәрлек
Милли проектлар
Муниципаль заказ
РИШВӘТЧЕЛЕККӘ КАРШЫ КӨРӘШ
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Кадрлар сәясәте
Профсоюз тормышы
ТЕРРИТОРИАЛЬ САЙЛАУ КОМИССИЯСЕ
Район икътисады һәм күрсәткечләре
Халык өчен мәгълүмат
СОЦИАЛЬ ӨЛКӘ
Муниципальный контроль
Халык дружиналары
"Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм заман"
Документлар
КОНСТИТУЦИЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
Норматив хокукый актлар
СТАТУСЛЫ ДОКУМЕНТЛАР
Проекты документов
Кукмара муниципаль районы Советы карарлары
Постановления и Распоряжения Главы района
Постановления и Распоряжения Руководителя Исполкома
Градостроительство
ПРЕСС-ХЕЗМӘТ
Яңалыклар тасмасы
Фоторепартажлар
ВИДЕОРЕПОРТАЖЛАР
ПРЕСС- РЕЛИЗЛАР
Муниципаль район җитәкчесе чыгышлары
Муниципаль район җитәкчесе блогы
Чаралар планы
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм кабул итү
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Обзор обращения граждан
Интернет кабул итү
Ышаныч телефоны
Контактлар
Муниципаль районнар
Кукмара муниципаль районы
“Ак калфак” оешмасының Кукмара бүлеге җитәкчесе татар хатын-кызлары форумында катнашты
2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Казанда Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы булып үтте. Анда төрле өлкәләрдә югары уңышларга ирешкән, татар телен, мәдәниятен, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә өлеш кертә алган гүзәл затлар катнашты.
Форумның программасы бик бай итеп төзелгән иде. Казан Кремленә, “Казан” милли мәдәният үзәгенә экскурсияләр оештырылды. Укытучы буларак, миңа Казанның татар мәктәпләре эшчәнлеге белән танышу аеруча файдалы булды. Казаныбыздагы 3 лицей-интернатта, 2нче гимназиядә булу планлаштырылган иде. Алар арасында кызлар яки егетләр генә укый торган мәктәпләр дә бар икән. Болар башкалабызның иң яхшы мәктәпләреннән санала. Безнең төркем Ш.Мәрҗани исемендәге гимназиядә булып, сокланып кайттык. Гимназия директоры, заманында “Ак калфак”ка нигез салучы Камәрия Хәмидуллина җитәкләгән коллектив сәламәт, тирән белемле, татар, рус, инглиз, гарәп телләрен белүче, рәсем, бию, музыка сәнгате белән кызыксынучы, югары әхлаклы балалар тәрбияләүне максат итеп куйган. 20ләп малайдан торган курайчылар ансамбле, бию коллективы, скрипкачылар чыгышларын карагач, аларга сокланып туймыйсың. Мондый тәрбия алып укыган балалардан чын, милләтебезнең йөзек кашы булырдай шәхесләр туар, иншалла!
Делегатларга бер-берсе белән аралашырга да мөмкинлек тудырылган иде. Шәхсән мин үзем Кырым, Польша, Финляндия, Сәгуд Гәрабстаны, Латвия, Төркия, Сахалин һәм башка җирләрдән килгән кунаклар белән рәхәтләнеп аралаштым. Аларның саф татарча сөйләшүенә сокландым, һәм Татарстаныбызда яшәп тә, баласының ана теленә мөнәсәбәтен күреп борчылмаган ата-аналар өчен оялдым. Җирнең икенче читендә-Сахалинда яшәүче 500ләп татар арасында милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклау, аларны башка милләтләргә күрсәтү һәм алар аша татар халкын дөньяга таныту өчен тырышып эшләүче Зәкия Вәлитовага таң калдым. Латвия кунагы Гөлсинә ханымны тыңлагач, үзебезнең республикабыз, районыбыз белән горурланып та куйдым. Чөнки Латвиядә бүгенге көндә яшәү бик авыр икән. Күз алдына китерегез: пенсионер 213 евро пенсия ала. Гыйнвар аенда фатир түләүләре өчен 230 евро түләгән. Бер буханка ипи 200 сум, 1 килограмм ит 400 сум чамасы тора. Җәй айларында ягу сезоны булмаганда, түләүләр кими, шуның хисабына азрак акча туплап куялар икән. Ике ел элек кенә хатын-кызларның пенсия яше 60 булса, бүген инде ул 62 яшь. Чагыштырырлык, нәтиҗә ясарлык нәрсәләр күп икән анда.
Икенче көнне делегатларга халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән товарлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда милли киемнәр, бизәнү әйберләре, чиккән читек-кәвешләр дисеңме - ниләр генә юк иде. “Сәхтиян”, ”Алтын ай” кебек остаханәләрдә тегәләр икән аларны. Районыбызның сәнгать мәктәбендә укытып киткән, хәзерге көндә КФУ студентларына белем бирүче Рада Сәләхова оештырган милли киемнәр күргәзмәсе күпләрне кызыксындыргандыр. Шунысы игътибарга лаек: һәр делегация милли киемнән килгән. Алар күз явын алырлык. Калфаклар, читекләр, камзуллар, милли бизәкле күлмәкләр дисеңме! Үзем дә аларны фотоларга төшереп алып кайттым. Һәр татар хатын-кызына кунакка бару өчен менә дигән матур милли колоритлы киемнәр тегәргә була икән һәм бу кирәк тә!
Пленар өлештә чыгыш ясаган Фәрит Мөхәммәтшин, Фәүзия Бәйрәмова, Финляндиядән Фәридә Чайган, Төркиядән Гөлтан һәм башкаларның фикерләре кызыксыну уятты. Гомумән, һәр чыгыш бөтен дөнья буйлап сибелгән татарларның яшәеше, проблемалары турында иде. Алар беркемне дә битараф калдырмадылар. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да күп проблемалар - бүгенге көндә “гражданский брак” исеме астында яшәүче яшьләребезнең күбәюе, катнаш никахларның күп булуы, баланы гадәти юл белән табу кимеп, ярып алуның 42 процентка җитүен, өйләнмәүче егетләребезнең күбәюе турында ачынып сөйләде. Кендек бавы, баланың беренче чәчен алу кебек гореф-гадәтләрне яшь әти-әниләрнең белмәве, милли киемнәр, һөнәрчелегебезнең югала башлавы, аларны яңартырга кирәклекне дә искәртте.
Форум әнә шулай сизелми дә үтеп китте. Якын туганың белән очрашу ничек тиз үтеп китсә, милләттәшләрем белән булган бу ике көннең үтеп киткәне дә сизелмәде. Киләчәктә дә форумның девизында әйтелгәнчә, бердәм, бергә, мәңгегә дус яшик!
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА, “Ак калфак” оешмасының район бүлеге җитәкчесе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
апрель, 2026 ел
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
ЭКОяз-2026
Кукмарада Комаровлар фабрикасы конторасының легендар бинасы яңара
1870 елгы агач шедевр — Комаровлар фабрикасы конторасы бинасы «Гаилә» милли проекты кысаларында яңа тормышка ава. Реставраторлар фасадның уеп ясалган «чәчәкләрен» кулдан торгыза. Тиздән монда пима музее ачылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз