Урманнарны янгыннан саклыйк!

2014 елның 28 мае, чәршәмбе
Республикада аномаль эссе һава торышы хакимлек итә. Көннәрнең кызу торуы, яңгырлар яумау урманнарда янгыннар китереп чыгаруга да сәбәпче була. Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының карары белән 23 майдан 14 июньгә кадәр халыкка һәм транспорт чараларына урманнарга керү тыела. Без, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, район халкыннан һәм кунаклардан урманнарда янгын чыгуларга юл куймауларын сорыйбыз. Бу хакта Лубян урманчылыгы җитәкчесе-урманчы Фәрдүс Хәбибрахманов хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International